Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләрне мөстәкыйль рәвештә ризык әзерләргә өйрәтүгә багышланган чара узды. Социаль эш буенча белгечләр Татьяна Стрельцова һәм Наталья Ванчурина җитәкчелегендә сигез бала «Бутербродлар әзерләү» дип аталган социаль-көнкүреш адаптациясе дәресендә катнашты.
Чара балаларның үз көчләренә ышанычын ныгытуга, файдалы гадәтләр формалаштыруга һәм социаль интеграция күнекмәләрен яхшыртуга ярдәм итте.
Дәрес «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» юнәлеше буенча региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.