ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Балтач районында гаиләгә тәрбиягә алынган Идея Жилина янына килделәр. Социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина һәм Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин өлкән кешегә район башлыгы исеменнән азык-төлек пакеты тапшырдылар.


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә берничә чара уздырылды.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне хөрмәтлиләр.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Балтач районында йөзьеллык чиген узган өч кеше яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе һәм Балтач районы башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары Нина Зариповага, Серафима Михеевага һәм Фекла Халтуринага тапшырылды.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Әлмәт районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Көзге игелек атнасы» акциясе уза. Анда «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре актив катнаша. Өлкәннәргә ярдәм итү акциясенә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары арасыннан волонтерлар да җәлеп ителә.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш районында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясен үткәрү күркәм традиция булып тора. Акция Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган район авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында уза.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре гадәттәгечә «Яхшылыкка һәрвакыт урын бар» девизы астында чаралар үткәрделәр.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Осланның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наташа Сигаева өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән йөз яшьтән узган гражданнарның өйләрендә булдылар.

Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Котлау открыткасы» дигән акция уздырдылар. Өйдә социаль хезмәт алучыларны матур бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, җылылык, бәхет һәм иминлек теләделәр.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы, хезмәт ветераны Нина Баронованы туксан яшьлек юбилее белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International