Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Балтач районында Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллинны котладылар. Аның янына район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин килде. Алар ветеранга азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Гыйльван Гыйльмуллин «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы булып тора. Изге теләкләр ветеранның күңеленә хуш килде, ул үзе турында кайгыртулары һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында ветеран янына «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «көмеш» волонтерлары да килде.