Ункөнлек вакытында яшьләрнең өлкәннәргә ярдәме турында

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы тәмамланды, ә үсеп килүче буынның өлкәннәргә ничек ярдәм итүе турында хикәяләр күп әле.

Тукай муниципаль районында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары социаль хезмәткәрләр Алсу Сөнгатуллина һәм Лариса Хәмзина белән берлектә социаль хезмәт алучылар янына бардылар. Балалар өлкән буын вәкилләре белән аралаштылар, аларның кызыклы тарихларын тыңладылар. Өлкән буынның тәҗрибәсе һәм белеме яшьләр өчен бик мөһим, ә мондый очрашулар балаларны картлыкны кадерләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтә.

Тукай районы Сәмәкәй гомуми белем бирү мәктәбенең яшь волонтерлары белән социаль хезмәткәр Альбина Ахарисова социаль хезмәтләр алучыда йорт яны территориясен җыештырдылар. Мондый ярдәм өлкәннәр өчен бик кыйммәтле. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү акцияләре яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирүгә дә ярдәм итә.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ункөнлек көннәрендә «Янәшәдә өлкән кеше яши» акциясе узды. Волонтерлар өлкән яшьтәге парга принтер урнаштыруда булышты, шулай ук телефоннарда һәм компьютерда вируска каршы программалар урнаштырды. Балалар өлкәннәргә кибермошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеге турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International