Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды бар. Приютта тәрбияләнүчеләр кулларыннан килгәнчә иҗтимагый файдалы эш башкаралар.
Бүген волонтерлар ялгыз өлкән кешеләргә һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан инвалидларга түләүсез көнкүреш ярдәмен күрсәтүләрен дәвам итәләр. Узган һәм бу атнада алар дүрт йортка социаль-көнкүреш ярдәме күрсәттеләр: бүлмәләрне җыештырдылар, тәрәзәләрне юдылар, азык-төлек һәм дару препаратлары алып килергә булыштылар. Яшь волонтерлар барлык мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирергә һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Мондый чаралар балаларда өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли, кызгану һәм кайгырту хисләрен үстерә.