ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

2024 елның декабреннән Зәй муниципаль районында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә грант ярдәме алган «Бер сәгатькә ул» социаль проекты гамәлгә ашырыла. Проект «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә әзерләнгән һәм гамәлгә ашырыла.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр – «Импульс» волонтерлар отряды, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ннән яшьләр, көрәкләр алып, ялгыз картларга ярдәмгә киттеләр.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны район башлыгы Евгений Варакин озата барды.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көненә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйриячедән азык-төлек җыелмалары әзерләде. 


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Игелекле ярдәмче» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. «Импульс» волонтерлары отряды өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек, кирәкле медикаментлар китерде.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Импульс» волонтерлар отряды бар. Приютта тәрбияләнүчеләр кулларыннан килгәнчә иҗтимагый файдалы эш башкаралар.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Өлкәннәр декадасы тәмамланды, ә үсеп килүче буынның өлкәннәргә ничек ярдәм итүе турында хикәяләр күп әле.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Балтач районында Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллинны котладылар. Аның янына район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин килде. Алар ветеранга азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International