«Игелекле ярдәмче» проекты өлкәннәргә җылылык һәм кайгырту бүләк итә

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Игелекле ярдәмче» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә.

Проектның асылы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өлкән яшьтәге хезмәт алучыларына «Пульс» волонтерлар отряды көче белән төрле яклап ярдәм күрсәтүдә.

«Көмеш» волонтерлар чираттагы дәрестә сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында видеоролик күрсәттеләр. Алар сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы белемнәре белән уртаклашып кына калмадылар, ә озак яшәү сере белән уртаклашкан Наилә Сафина тарихын да тыңладылар.

Сәламәт яшәү рәвеше турындагы видеоролик буенча фикер алышканнан соң, катнашучылар практик өлешкә күчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International