Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Чарада шулай ук социаль фонд, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
Интернат-йортларда яшәүчеләрнең барысы да кызыксындырган сораулар буенча район прокурорына шәхсән мөрәҗәгать итә алды. Прокурорга барлыгы ике пенсионер мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары социаль пенсия билгеләүгә, гражданнарның берсенә карата мошенниклык гамәлләренә кагылды.
Интернат-йортта яшәүчеләр барлык борчыган сорауларга җаваплар алдылар һәм файдалы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.