ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны район башлыгы Евгений Варакин озата барды.
Министр һәм район башлыгы монда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тикшерделәр, иҗади дәресләрдә булдылар һәм интернат-йортта яшәүчеләр белән аралаштылар. Шушы көннәрдә 93 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бүләк тапшырдылар. Министр аңа бергәләп кроссворд чишәргә тәкъдим иткәч, ул бик шатланды – мондый игътибарны өлкәннәр бик кадерли. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Олы яшьтә булуына һәм Бөек Ватан сугышы елларында кичергән авырлыкларга карамастан, Лариса Отставнова энергия белән тулы, барлык чараларда катнаша һәм теләсә нинди инициативаны шатланып хуплый. Барлык яшәүчеләр кебек үк, ул да интернат-йорт хезмәткәрләренә кайгыртулары өчен бик рәхмәтле.