18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән кешене туган көне белән котладылар.
Социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина аяк-кул хәрәкәтләрен имитацияләүче декоратив элементлар һәм тренажерлар белән тактиль панельне куллана.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. 19 гыйнвар көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде.
Саф һавада йөрү – теләсә кайсы яшьтә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Бигрәк тә саф һавада йөрү сәламәтлеге белән проблемалары булган өлкәннәр өчен мөһим. Авыруга карамастан, алар тормыш сыйфатын яхшырта һәм тернәкләндерү процессында булыша.
Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Стоп! Җинаятьчеләр!» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. Чара социаль хезмәтләр алучыларны җинаятьчелек төрләре белән таныштыруга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата хокукка каршы гамәлләр булдырмауга юнәлдерелгән.
Гриппны, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау – авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иммунитетны арттыру өчен медикаментоз булмаган метод – галотерапия кулланалар.
Россиядә ел саен дистәләрчә мең граждан югала, шул исәптән җәмәгать урыннарында да. Еш кына адашкан кешеләр нәрсә эшләргә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белми. Бу проблеманы хәл итү өчен югалган кешеләрне эзләү үзәге һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды «Куркынычсызлык утравы» социаль проектын башлап җибәрделәр.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә индивидуаль һәм төркем эш формалары да кулланалар.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында һәр көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәресләр уза.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Фототерапия» һәм «Бармак гимнастикасы» технологияләре буенча дәресләр уздыралар.