Телефон аша җинаятьчелек, түбән сыйфатлы товарлар сату максатыннан төрле хезмәтләр ролендә фатирларны йөреп чыгу, шәхси кабинетны ачу һәм акча күчерү максатыннан банкның «куркынычсызлык хезмәте»ннән шалтыратулар ел саен арта бара. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар аерым риск төркеменә керә.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өлкәннәргә карата җинаятьчелек гамәлләрен кисәтү максатыннан социаль хезмәт алучылар белән аңлату әңгәмәсе үткәргәннәр. Гражданнарга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм аңлаттылар һәм белешмәлекләр тапшырдылар.