Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы өй бүлеге белгечләре белән тренинг дәресе үткәрде. Өлкәннәрдә деменцияне профилактикалау турында сөйләштеләр.
2019 елдан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәевага Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова һәм өлкән яшьтәге әбинең туганы Равил Касыймов килеп киттеләр.
Деменцияне профилактикалау айлыгын уздыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре Айбаш авыл җирлегенә бардылар. Интерактив тренингта өлкән яшьтәге кешеләр хәтер һәм баш миен күнектерү ысуллары белән таныштылар, авыруны профилактикалауда сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында белделәр.
27 августта Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне Мария Матвеевнага ярдәм күрсәттеләр. Тимурчылар кышын саклар өчен, яшелчәләрне өйгә ташыдылар. Мария Матвеевна ярдәмгә шатланды һәм балаларга рәхмәт белдерде.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Старость в радость» хәйрия фонды ярдәме белән 1 августтан «Социаль оста» хезмәте барлыкка килде.
15 август көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы»технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрделәр.
8 августта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече «Дон» күпфункцияле комплексын кулланып дәрес үткәрде.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөрү эшләрен дәвам итәләр.
Гаилә бәйрәме хөрмәтенә Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган җиде парны котладылар һәм аларга ромашка чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучыларны котлады.