Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга мошенниклык төрләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чара узды.
17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Мин яшәгән йорт» дигән интерактив чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны торак хокукын һәм торакның кагылгысызлыгын гарантияләүче Бала хокуклары турында конвенция статьясы белән таныштыру.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Интернетта куркынычсызлык» дигән дәрес уздырылды. Дәреснең максатлары: тәрбияләнүчеләрнең игътибарын Интернетта мөмкин булган куркынычларга юнәлтү, балаларның куркынычсызлык мәсьәләләрендә грамоталылыгын арттыру, Интернетта гомуми кабул ителгән тәртип нормаларын формалаштыру.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре куркынычсызлык мәктәбендә дәресләр оештыралар һәм үткәрәләр.
«Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән уеннар үткәрделәр. Чаралар социаль участокларда узды.
2 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Банк карталары белән алдаулар» дигән чара уздырылды. Ул банк карталарын кулланып алдау төрләре турында гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моренов Әлмәт районының «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары белән әңгәмә үткәрде.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати эш алып баралар. Очрашулар темасы – мошенниклыкны профилактикалау.
Яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру буенча «Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече балигъ булмаганнар өчен спорт чарасы үткәрде. Дәрес Юрт авыл җирлеге базасында узды.
Бүген Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Ольга Фролова һәм Елена Тарасова «Минем имин җәй» дигән танып белү чарасы үткәрделәр.