Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Өйдә ялгыз – виртуаль сәяхәт. Көнкүреш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре» темасына кинолекторий үткәрде. Чараның максаты – җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләре тәрбияләү юлы белән куркынычсызлыкны тәэмин итү. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Балаларга өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында мультипликацион фильмнар күрсәтелде. Фильмнар караганнан соң, балалар активлык күрсәттеләр, сораулар бирделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар.