Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен шәхси мобильлек чараларында куркынычсыз хәрәкәт итү турында видеоролик карау һәм фикер алышу оештырылды.
«Балачак иминлеге» акциясенең кышкы этабы кысаларында шушы көннәрдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес үткәрделәр.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ольга Газетдинова автомеханика факультеты укучылары белән заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән юрисконсульт Ксения Хваткова профилактик әңгәмә үткәрде. Ул социаль хезмәт алучыларга мошенниклыкның төп төрләре турында сөйләде, җинаятьчеләр корбаны булмау, акчаларны саклап калу турында киңәшләр бирде.
Социаль хезмәтләр алучыларны социаль челтәрләрдә куркынычсыз аралашырга өйрәтәләр
«Астра» үзәге тәрбияләнүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр
Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Өйдә ялгыз – виртуаль сәяхәт. Көнкүреш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре» темасына кинолекторий үткәрде.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлеге балалары өчен профилактик дәрес үткәрелде. «Безнең тирәдә тынычлык» программасы кысаларында балалар белән урамда һәм өйдә иминлек турында сөйләштеләр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен укыту семинары узды.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Социаль челтәрләрдә минем уңайлы мохитем» дигән төркемле чара уздырдылар. Чара Интернетта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.