Буа интернат-йортында финанс грамоталылыгы буенча дәрес узды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова «Финанс мошенниклыгы» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Чарага ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының әйдәп баручы белгече Гүзәл Гайнуллина һәм ТР Кулланучылар күзәтчелеге территориаль органы белгече Вера Петрова чакырылды.

Очрашу гадәти булмаган форматта – чәй өстәле артында узды. Чараның максаты финанс мошенниклыгы турында күзаллау формалаштыру иде. Кунаклар төрле алдаулар, таныш булмаган кешеләрдән шалтыратулар турында сөйләделәр, мондый очракларда үзләрен һәм якыннарын ничек сакларга кирәклеген аңлаттылар.

Шулай ук пенсионерларны акча саклау мәсьәләсе кызыксындыра. Бу мәсьәләләр буенча да аларга киңәшләр бирелде.

Чара ахырында интернат-йортта яшәүчеләр файдалы киңәшләр белән буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International