Югары Ослан районында өлкәннәр белән профилактик чара уздырдылар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучыларга «Мошенникны ничек танырга?» дигән видеопрезентация күрсәттеләр. Шулай ук социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, төрле алдау очраклары һәм алардан саклану чаралары турында фикер алыштылар.

Мондый чаралар таныш булмаган кешеләр белән аралашканда өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарлылыгын һәм уяулыгын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International