«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сулыкларда һәм алар янында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан ата-аналар белән профилактик эш оештырды.
Олыларга бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, бу мәгълүматны балаларына җиткерергә өндәделәр. Барлык ата-аналарга «Сак булыгыз, нечкә боз!» дигән буклетлар таратылды.