Чара «Игелекле эшләр көне» девизы астында узды һәм Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләрен физик культура белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешеә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресләре комплексы үткәрде.
Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчалары кулланыла.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен Махсус Олимпиада кысаларында «Футбол – спорт уены» чарасы уздырылды. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу стартлары узды. Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү.
«Игелек кафедрасы» проектын тормышка ашыру кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балаларны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.
22 сентябрьдә Казанда «Корпорацияләр кроссы» узды. Чараны республикада инде өченче тапкыр үткәрәләр. Марафонда катнашучылар төрле катлаулылыктагы 14 киртә белән 3 км озынлыктагы дистанцияне үттеләр.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның спорт ялы оештырылды. Чараның максатлары балаларның рекреацион күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, уртак уен барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.
16 сентябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Милләт кроссы» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексын сынау нормативларын үтәделәр.