«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Күбрәк хәрәкәт ит – озаграк яшәрсең» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Чара музыкаль зарядкадан башланды. Аннары команда уеннары оештырылды. Тигезлек тоту һәм сыгылмалылыкка күнегүләргә аерым игътибар бирелә, чөнки бу сәламәтлекне саклау һәм җәрәхәтләрне булдырмау өчен мөһим аспектлар.

Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International