Лениногорскида сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында акция узды

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева һәм волонтерлар «Мифлар һәм чынбарлык» акциясен оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Балалар алдында сыра куллануның зыяны турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә мәгълүмат бирү бурычы тора иде. Мәгълүмат бирү ысулы итеп волонтерлар буклет сайладылар, чөнки мондый формат кулланылышта уңайлы.

Чара тагын да күбрәк балаларны берләштерергә, шулай ук халык арасында хәмер эчүнең зыяны турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International