Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәге спорт чарасы үткәрде

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен «Олимп» спорт комплексында чара оештырдылар. Чараның максаты – инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Чараны тренер Михаил Кукаркин ачты. Ул барлык катнашучыларны сәламләде, ә соңыннан спорт уеннары турында сөйләде. Спорт-сәламәтләндерү чарасы бик кызыклы шартларда узды. Һәр катнашучы ракетка алды һәм үзе дә зур һәм өстәл теннисы элементларын эшләп карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International