Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4–11 сентябрь көннәрендә «Минем сәламәтлегем минем кулларда» дигән темага чаралар үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне кисәтүгә юнәлдерелгән.
10 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аеклыкта – халык бәхете» темасына очрашу үткәрде. Чараның максаты – өлкәннәрдә үз сәламәтлекләренә уңай караш һәм хәмер эчемлекләр кулланудан баш тартуга ныклы мотивация булдыру.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Аек тормыш рәвеше өчен» спорт чарасы узды.
Аны Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәрделәр. Турнирда балалары тернәкләнү узучы гаиләләр катнашты.
26 августтан 1 сентябрьгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уздыра.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары икенче ел «Болгар радиосы» велоузышында катнашалар. Эстафета КазанмБолгар маршруты буенча уза.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт чараларында катнашу социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтә.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы социаль хезмәт алучылар белән «Үз язмышыңны сындырма» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуның максаты – наркомания һәм психоактив матдәләр куллану белән бәйле куркынычлар турында хәбәрдарлыкны арттыру.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек – гаиләнең төп кыйммәте» дигән спорт чарасы узды. Социаль хезмәт алучылар өчен дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм социаль адаптация буенча белгеч мавыктыргыч эстафеталар оештырды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен «Олимп» спорт комплексында чара оештырдылар. Чараның максаты – инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.