Социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узачак

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатларында Министрлык республика шахмат-шашка турниры үткәрә.

Ярышлар:

- 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында;

- өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлардан, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат- йортлардан социаль хезмәтләр алучылар арасында (яшь төркемнәрен исәпкә алмыйча) үткәрелә.

Һәр учреждениедән – ике кешедән торган команда.

Катнашу өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә гариза җибәрергә тиешләр. Гаризалар 2025 елның 7 апреленнән 5 маена кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International