Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Тәмәкесез тормыш» дигән профилактик чара узды. Дәрес тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, бу өлкәдә белемнәрне системалаштыруга, үз сәламәтлегеңә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Социаль педагог Резида Сафина балигъ булмаганнарга тәмәке тартуның зыяны, никотинның кеше организмына начар тәэсире турында сөйләде. Ахырда «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу» дигән тематик плакат ясадылар. Балалар үзләре өчен сәламәтлекне саклап калуның мөһимлеге турында нәтиҗәләр ясадылар.