Югары Ослан интернат-йортында наркотикларга каршы айлык кысаларында чаралар уза

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында күпсанлы чаралар уздырыла.

Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән арт-терапия буенча дәрес оештырды. Башта интернат-йортта яшәүчеләр тематик рәсемнәр ясадылар. Аннары бөтен эшләрне бер мольбертка урнаштырдылар.

Татьяна Стригачева наркотиклар, хәмер һәм тәмәкенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Социаль хезмәтләр алучылар алган белемнәрен викторина барышында ныгыттылар.

«Начар гадәтләрне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән мондый чараларны без даими үткәрәбез. Алар интернат-йортта яшәүчеләрне физик активлыкның төрле төрләре белән шөгыльләнергә, дөрес туклануга этәрә, аларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм аны сакларга өйрәтә», – ди социаль тернәкләндерү буенча белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International