Мини-футболны популярлаштыру һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәт алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның июнендә мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.
Команда составы – психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлардан социаль хезмәт алучылар арасыннан 7 кеше. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән өлкәнрәк.
Катнашуга гаризалар 2025 елның 5 июненә кадәр кабул ителә.
Турнирны оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 598-31-96 (өстәмә 737) телефоны яки Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча алырга була.