«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге һәм табиб-педиатр Ангелина Богушева белән очрашу оештырылды.
Балалар белән «Без тәмәке тартуга каршы» дигән профилактик әңгәмә уздырдылар. Начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләштеләр, никотинга бәйлелекнең төп сәбәпләрен ачыкладылар, тәмәке тартучы кешене нинди характеристикалар буенча ачыкларга мөмкин булуын белделәр.