Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә наркотикларга каршы айлык кысаларында чаралар уза

2025 елның 20 июне, җомга

Югары Ослан районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 3 нче социаль участокта мавыктыргыч рәсем конкурсы үткәрделәр. Мәктәп яны лагеренда узган чарага төрле яшьтәге балалар җыелды. Конкурста җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды, ә барлык катнашучылар да активлыклары өчен бүләкләнде.

Шулай ук «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында белешмәләр эшләделәр һәм тараттылар. Бу материаллар балаларга һәм яшүсмерләргә проблеманың җитдилеген аңларга ярдәм итәчәк һәм дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәчәк.

Әлмәттә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында наркотикларга каршы буклетлар тараттылар, шулай ук балигъ булмаганнар арасында «Балалар наркотикларга каршы» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Без спорт яклы!» спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Чара социаль хезмәтләр алучыларда наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә хезмәтләр алучылар өчен интерактив уен узды. Ул шулай ук наркотикларга каршы айлыкка багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International