Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр тематик стенгазета ясады

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Наркотикларга юк» акциясе кысаларында төрле чаралар уздырыла. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар тематик стена газетасы әзерләделәр. Әлеге кызыклы һәм файдалы шөгыльгә коляскада утыручы Сергей Костюков, Рәфис Шәфигуллинны да җәлеп иттеләр.

Эш вакытында хәмер, тәмәке тарту һәм наркотикларның кешеләргә нинди зыян китерүе, бу явызлыкка ничек каршы торырга, аның куркыныч булуын кисәтү өчен нинди агитация чараларын кулланырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар.

Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, интернат-йортта начар гадәтләрне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен төрле эш формалары кулланыла – саф һавада спорт ярышларыннан алып профилактик әңгәмәләргә һәм тематик рәсем конкурсларына кадәр. Болар барысы да яхшы нәтиҗәләр бирә: социаль хезмәтләр алучылар үз сәламәтлекләрен саклауның никадәр мөһим булуын аңлый башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International