Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы чаралары кысаларында 1 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр КФУның IT-лицеенда виртуаль сәяхәттә булды.
27 июнь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Һөнәрләр күп дөньяда...» дигән викторина үткәрде. Дәрестә 15 бала катнашты.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшендә «ПрофХ» уены гамәлгә ашырыла. Бу өстәл уены балалар һәм яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнешен активлаштыруның инновацион эксклюзив технологиясе булып тора.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән чара узды. Ул һөнәри юнәлеш бирү компетентлыгын үстерүгә, хезмәткә мотивацияне күтәрүгә, эш эзләүгә һәм эшкә урнашуга юнәлдерелгән иде.
Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча эш кысаларында кафега экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларда профессионалларның хезмәт тәртибе турында күзаллауны формалаштыруга, пешекче һөнәре турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәр даруханәләренең берсендә булдылар.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр техник иҗат үзәгендә булдылар. Чараның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен һәм техник күнекмәләрен үстерү, балигъ булмаганнарның белемнәрен актуальләштерү, һөнәри сайлау өлкәсендә күзаллауларны киңәйтү.
8нче июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шәһәр һәм күрше районнарны икмәк һәм кондитер әйберләре белән тәэмин итүче 1нче икмәк заводына экскурсиягә барганнар. Чара яшүсмерләрне пешекчеләрнең хезмәте һәм икмәк, кондитер әйберләре җитештерү технологиясе белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар.