Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте полигонында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Балалар үзләре өчен яңа һөнәр белән таныштылар, аның транспорт комплексы предприятиеләрендә әйдәп баручы һөнәр булуын белделәр.
Экскурсия барышында уку эшчәнлеге буенча оста автомастерская белән таныштырды, балалар өчен автомобильнең тормоз системасын ремонтлау һәм детальләр ясау буенча кечкенә мастер-класс үткәрде. Колледж студентлары җиңел һәм йөк автомобильләрендә йөрергә өйрәнә торган автодром балаларда зур кызыксыну уятты.
Чарада мәктәп яшендәге 10 тәрбияләнүче катнашты. Кызлар һәм малайлар бик күп файдалы мәгълүмат һәм уңай эмоцияләр алдылар.