Яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ел дәвамында балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыралар, төрле предприятиеләргә экскурсияләр оештыралар.
Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар өчен чәчәк кибетенә экскурсия оештырдылар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 12 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Россия эше» порталы ресурсларын кулланып, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узу оештыралар. Тестлар балаларның темпераментын, фикерләү үзенчәлекләрен, омтылышларын һәм һөнәри кызыксынуларын билгели.
28 августта Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 яшьтән өлкәнрәк балалар арасында «Киләчәк һөнәр турында уйланып» шәхси проектларын яклау узды.
Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уку елы башлануга багышланган бәйрәм узды.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә хезмәт алучылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булып кайттылар.
Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәшгульлек үзәге белгече белән берлектә шәһәр автотранспорт предприятиесенә экскурсия оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар, күпбалалы гаиләләрдән балалар катнашты.
Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә үзәкне тәмамлаган Ләйлә Гайнетдинова килде. Ул Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен тәмамлаган һәм авылда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ләйлә «Крючок белән рюкзак бәйләү» мастер-классы белән килгән иде. Ул балаларга бәйләү техникасын күрсәтте.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Анда 14-17 яшьлек социаль хезмәт алучылар катнашты. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылды.
Шушы көннәрдә Түбән Кама байкерлары «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Актай» ат спорты мәктәбенә экскурсия оештырдылар.