Минзәлә балалары автотранспорт предприятиесендә булдылар

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәшгульлек үзәге белгече белән берлектә шәһәр автотранспорт предприятиесенә экскурсия оештырдылар. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар, күпбалалы гаиләләрдән балалар катнашты.

Предприятие буенча экскурсияне директор Рамил Кәримов үткәрде. Эш мәйданчыгына барыр алдыннан балаларны куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар. Кунакларга пассажирлар йөртүнең график һәм план буенча башкарылуы турында сөйләделәр, шофер һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Балалар автомобиль юу һәм ремонт базасында булдылар, анда аларга транспорт чарасын ремонтлау һәм аңа техник хезмәт күрсәтүнең ничек башкарылуын күрсәттеләр.

Җиңү парадында катнашучы автомобильләрне күрсәтү кунаклар өчен сюрприз булды.

Экскурсия кафега бару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International