Зәй социаль хезмәтләре алучылар өчен тәмле һәм файдалы экскурсия
«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр прокуратура эше белән таныштылар
«Шәфкать» үзәге тернәкләнүчеләре чираттагы һөнәр белән таныштылар
«Тәтеш балкышы» үзәгенең көндезге тору төркеменнән яшьләр китапханәгә килделәр
Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге балаларны эретеп ябыштыручы һөнәре белән таныштырды
Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова аграр көллиятенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды. Чара балаларны әлеге уку йортында алып була торган һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Тәрбияче Алексей Шатков җитәкчелегендә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре спорт объектлары буенча экскурсиядә булдылар. Чара балаларның спорт корылмалары, спортның төрле төрләре һәм һөнәрләре, авылның спорт тормышы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сурдотәрҗемәче көненә багышланган дәрес узды.
24 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина «Матурлык һәм хезмәт бергә бара» дигән хезмәт сәгате үткәрде. Чара балаларда киемнәрне ремонтлау һәм үтүкләү турында күзаллау формалаштыруга, намуслы хезмәт итү һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатлану ихтыяҗын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.