Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре «Киләчәккә билет» программасы кысаларында һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение тәрбияләнүчеләре Югары Баланда авылындагы «Актай агрофирмасы» ҖЧҖнең ат ишегалдында булдылар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение тәрбияләнүчеләре «Татавтодор» ААҖдә булдылар.
Узган җомгада «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Магнит Life» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Алексеевск бистәсенә тукыма фабрикасына экскурсия оештырды.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре тегү фабрикасында булдылар.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гаиләм һөнәрләре» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Анда «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курс үтүче балалар катнашты. Конкурс Россиядә Гаилә елына багышланган.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре өчен төзелеш гипермаркетына экскурсия оештырдылар.
18 июньдә балалар ял итү мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева «Һөнәри рулетка» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Чара 1 нче социаль участокта узды.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен кием тегү ательесында танып белү экскурсиясе оештырдылар.
27 майда Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә җәйге чорда балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә багышланган чара уздырылды.