Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Чара «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында оештырылды.
Янгын сүндерү бүлегендә балалар өчен экскурсия үткәрелде, каравыл, дежур-диспетчерлык хезмәтләре, ял итү урыннары күрсәтелде. Часть хезмәткәре Зөлфәт Җиһангиров яшь кунакларга янгын сүндерү-коткару җайланмаларын күрсәтте. Балалар зур теләк һәм соклану белән янгын сүндерү машиналарын, авария-коткару җиһазларын карадылар. Балалар сирена тавышын ишеттеләр, янгын сүндерүче каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машиналары кабиналарында утырдылар.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Алар янгын сүндерүче һөнәренең никадәр катлаулы һәм куркыныч булуына инандылар. Мондый очрашулар балаларда янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уята.