ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач шәһәр тибындагы поселогы мәдәният үзәгендә өлкәннәр Көненә багышланган чара уздырылды. Өлкәннәр өчен хәйрия концерты оештырылды.

 

Кичә Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2017 елга Алабуга муниципаль районында өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләре стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

 

 

Питрәч  "Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре  Рәзинә Апакимова  белән «Терроризм. Бала һәм мәктәп» - дип аталган сыйныф сәгате үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр терроризм турында бик күп яңалыклар белделәр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. 

 

 

Шушы көннәрдә Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр Декадасы кысаларында ветераннар өчен "Ничек матур бу дөнья!" дип исемләнгән чара уздырылды..

 

 

Кичә Менделеевск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

 

 

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Дәрвиш балалар интернат-йортында актлар залында "Шаян концерт" узды.

 

Агымдагы елның 4 нче октябрендә “Социаль туризм" программасы кысаларында Балтач "Наз" үзәгенең  социаль-тернәкләндерү булекчәсендә тернәкләнүче инвалид hәм өлкән яшьтәге пенсионерлар Сабадагы туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар.

 

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының "Парикмахерское дело" дәресләре узды.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" комплекслы үзәге директоры Наталья Зиннәтова Хайдаровлар гаиләсендә булдылар.

 

Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен махсус вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International