Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен махсус вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.
Ярминкәгә килүчеләр игътибарына шәһәр һәм район оешмаларында булган вакансияләр хакында мәгълүмат җиткерелде. Теләкләре булган үзәк белгечләреннән консультацияләр алды, шулай ук үзләрен кызыксындырган вакансияләр исемлеген кәгазьдә алу мөмкинлеге дә тудырылды.