Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" комплекслы үзәге директоры Наталья Зиннәтова Хайдаровлар гаиләсендә булдылар.
Хәзерге вакытта Хайдаровлар гаиләсендә 2 төркем инвалиды Мафруза Вәлиәхмәтова яши.
Җитәкчеләр Мафруза Мулламухаметовнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм бүләк тапшырдылар.