"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Дәрвиш балалар интернат-йортында актлар залында "Шаян концерт" узды.
"Без бергә" акция кысаларында "Идел" инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл үткәрелде. Үзәк психологы толерантлы булу турында сөйләде.
27 сентябрь көнне "Без - табигать дуслары" акциясе узды, аның барышында балалар паркта булды, чүп-чардан җыештырды, кошлар өчен җимлекләр урнаштырды.
28 сентябрьдә спорт чарасы уздырылды.