Алабуганың "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мобиль бригадасы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Без бер халык, бер гаилә" дип исемләнгән анимацион тамаша белән Олы Шөрнәк авылында булып кайтты.
Татарстан Республикасында ҖАҖ "Лукойл" "Җир синең учыңда" социаль-мәдәни проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экологик сукмак" уен-сәяхәте узды. Әлеге сәяхәт балаларның табигать турында белемнәрен киңәйтүгә, туган туфракка сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән.