Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яраткан халык әкиятләренә нигезләнгән викторина оештырылды. Балалар "Шалкан" әкиятен сайлап, аны сәхнәдә куйды.
Тәрбиячеләр Надежда Кубышкина һәм Резеда Шаймарданова сүзләренә караганда, балалар әлеге чарадан уңай тәэсирләр алды.