Балтачта Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, Мөнирә Гиниятованы тантаналы рәвештә хөрмәтләү узды. Аңа 90 яшь тулды.

Ветеранны РФ президенты Владимир Путин исеменнән Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.

Алар Мөнирә Гиниятовага истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International