Алабуганың “Яңа йорт” приютында Бердәмлек бәйрәме узды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Кичә Алабуганың балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңа йорт" социаль приютында "Без бердәм, без көчле" Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.

Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты әзерләгән иде, аннан соң балалар кунаклар белән бергә спорт эстафеталарында катнашты. Биредә оештырылган клоуннар һәм тылсымчылар чыгышлары балалар өчен көтелмәгән хәл булды. Бәйрәм дәвамында залда бердәмлек, иминлек һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International