Бүген Әлмәтнең мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумында урта сыйныф укучылары арасында хезмәт династияләре проектлар конкурсына йомгак ясалды.
Катнашучылар укучылар династиясе, тыл хезмәтчәннәре, эшче һәм инженерлар хакында язган. Нәтиҗәдә, жюри иң яхшы 3 эшне билгеләде.
Җиңүчеләрне сертификат һәм дипломнар белән бүләкләде.