Алабуганың “Доверие” үзәге карамагындагылар “Без бер халык, бер гаилә” дип исемләнгән чара оештырды

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Алабуганың "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мобиль бригадасы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Без бер халык, бер гаилә" дип исемләнгән анимацион тамаша белән Олы Шөрнәк авылында булып кайтты.

Бу авылда төрле татар, рус, керәшен, мари, удмурт милләт вәкилләре яши. Чара кысаларында өлкәннәр өчен концерт программасы, милли костюмнар күргәзмәсе оештырылды.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Биредә төрле халык ашлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International