Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә билет” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәтнең мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы бинасында "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында иншалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Хезмәт кешесе. Минем һөнәрем. Минем карьера" номинациясендә түбәндәге укучыларның эшләре иң яхшысы дип танылды:

1 урын – 18 нче номерлы мәктәп укучысы А.М. Газизуллина;

2 урын – 6нчы номерлы мәктәп укучысы Э.В. Мухамадеевой;

3 урын – 25нче мәктәп укучысы А.Ф. Сарварова.

"Хезмәт династиясе" номинациясендә иң яхшысы дип түбәндәге укучыларның эшләре танылды:

1 урын – 6нчы номерлы мәктәп укучысы А.А. Мортазина;

2 урын –Иске Михайловский мәктәбе укучысы А.Р. Миназев.

Шигъри формада "Киләчәк һөнәрем" номинациясендә иң яхшылар дип түбәндәгеләр табылды:

1 урын – 21нче номерлы мәктәп укучысы Э.И. Гыймадиев;

2 урын – 1нче кичке мәктәп укучысы А.Р. Хафизова;

3 урын – Акташ мәктәбе укучысы В.Т. Садыйкова.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырды. Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның икенче (республика) этабында катнашу өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International