Яр Чаллының “Доверие” үзәге хезмәткәрләре яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү буенча курслар үтте

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру" өч көнлек укыту программасы буенча Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының яңадан әзерләү, квалификация күтәрү факультеты базасында укыту оештырылды. Укытулар лекцияләр һәм практик дәресләр рәвешендә узды.

Уку тәмамлангач, түгәрәк өстәл артында социаль хезмәт күрсәтү системасын реформалаштыру, 442 номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча сөйләшү узды. Тыңлаучылар тест узды һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International