Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кабак Спасы» комплекслы социаль-психологик чарасы узды.
29 октябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар белән мошенниклыкны кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрделәр.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хис-кичерешләр шәһәренә тылсымлы очыш» музыкаль-коррекцион дәресе узды.
28 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Россиягә хезмәт итәм» дигән социаль-педагогик дәрес үткәрелде.
28 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2026 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Татарстан Республикасында инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаиләм» программасы кысаларында Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.
21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире һәм белгече «Психоактив матдәләргә бәйле затларга психологик ярдәм күрсәтү технологияләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнаштылар.
Пенсионерлар һәм аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләре игътибарына.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең чираттагы дәресе Городец рәсем сәнгатенә багышланды. Аны хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова үткәрде.